Бәйрәмнәрне җыр белән ямьләп!
Җәй айларында безнең уңган активистларыбыз җиләк җыеп, бакча карап, матур гөлләр үстереп кенә калмый, алар иҗатка да вакыт таба.
Алай гына да түгел, үзләренең сәләтен башкалар белән дә теләп уртаклаша.
Күптән түгел безнен "Чулпан" фольклор ансамблебез (җитәкчесе Ч.Гафурҗанова) Аскын районы Янкисәк һәм Урманкүл авылларында үткән "Саумысыз, авылдашлар!" бәйрәмендә катнашып, матур концерт биреп кайтты. Дәртле һәм салмак татар җырларын яратып тыңлады авыл халкы, ә гармунчы Халит Тухбатовның чыгышы ямь өстенә ямь өстәде. Авыл биләмәләре якташлары - Башкортостан Республикасының атказанган артисты Чулпан Гафурҗанова ның туган ягына һәрдаим булышып торуы, район чараларында катнашуы өчен рәхмәтле булса, без исә төркемнең җитәкчесенә "Чулпан" ансамбльнең остаруы, янадан-яңа сәхнәләрне яулавы, репертуарын баетуы, географияне киңәйтүе өчен рәхмәтле!
Чулпан җитәкчелегендә "Чулпан" үсә бара, һәм бу барыбыз өчен дә олы шатлык!
Ничек әле? Без - булдырабыз!
Күпләр яратып өлгергән төркемгә яңа уңышлар, яңа үрләр телибез!
Гөлнара Гыйлемханова, милли мәдәни Үзәкләр җитәкчесе.

1410