Аккалфакчылар - афариннар!
"Ак калфак энҗеләре" фольклор төркемен (җитәкчесе Светлана Валиева) ихлас күңелдән Туймазы шәһәрендә фольклор коллективларның төбәкара бәйгесе "Җырлыйк әле!" фестивалендә яулаган уңышлары белән котлыйбыз!
Алар "Туган як табигате хазинәсе" , "Дару үләннәре" дигән фольклор чыгыш күрсәтеп, өченче урын яулап кайтты!
Миләүшә Җиһаншинаның төрле дару үләннәреннән эшләгән картина, панно, ковриклары барсын да таң калдырды, аккалфакчыларның чыгышын бизәде.
Шулай ук безнең аерым җырчылар Рәкадим Вәлиев, Нәфисә Хөсәенова, Римма Байморатова, Светлана Валиева да Мактау грамоталарына лаек булды.
Уртак тырышлык белән аккалфакчылар өченче урын яулап, төрле бүләкләр белән бүләкләнеп, бик күп уңай тәэссоратлар туплап кайтты. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, яшьләргә үрнәк булып, телебез, йолаларыбыз өчен җан атып йөрүләре өчен мең рәхмәт аларга! Афариннар - без булдырабыз!

1330