Миләүшә чәчәкләр затыннан!
Миләүшә - гөл исеме, шуңа да безнең Миләүшә апабыз чәчәкләргә тартыладыр да инде, алар - бер заттан бит!
Хуш исле мәтрүшкә, бөтнек, меңьяфраклардан, купшы тукранбашлардан, чабрец, баллыкай үләннәреннән искиткеч матур картина, паннолар ясый ул. Алар кыш буе йорт эчендә дә, мунчада да хуш ис сибеп, ямьле җәйне хәтерләтеп торачак.
Менә шундый уңган-булган ул безнең Миләүшә апабыз! Халык традицияләрен саклап, яшь буынга җиткергәнең өчен мең рәхмәт сиңа, Миләүшә апа!
Гөлнара Гыйлемханова, Милли Мәдәни Үзәк җитәкчесе.
P.S.: Әлеге күренеш Туймазы шәһәрендә үткән "Бабай утары" фестивалендә төшерелгән. "Ак калфак энҗеләре" фольклор ансамбль чыгышы.

1355