Хуш, гармунчы!
Тагы бер югалту. Авыр югалту - талантлы гармунчыбыз Зикаф Аллаяр улы Аллаяров вафат.
Бик ярата идем аны. Кыңгыраулы тальянда искитмәле матур итеп уйный иде ул. Тальяны да гади генә түгел иде - "тамгалы" гармун иде ул: абыйсы Әдип сугышка киткәндә анда үз исемен уеп яздырып калдырган булган. Кызганычка каршы, кире әйләнеп кайтмаган. Сугышта ятып калган абыйсының төсе итеп кадерләп саклый тальянны Зикаф. "Мә, энем, мин кайтканчы уйната тор!", - дип үзенә тапшырылган гармун тынып калмасын өчен, абыйсыннан хатлар килми башлагач, кечкенә чагында тырыша- тырыша тальянда уйнарга өйрәнә...
Зикаф абый гомер буе авыл хуҗалыгы, соңрак мәгариф өлкәсендә эшләде, әмма бер кайчан да җыр-моңнан аерылмады, мин үткәргән гармун бәйрәмнәрендә теләп катнаша иде ул, татар үзәгенең бәйрәмнәрен ямьли иде. Тыныч холыклы, сабыр, шаярып сөйләшергә яраткан бу абый бик якын иде миңа! Сонгы елларда телефоннан хәл белешеп, аралашып тора идек. "Картаела бугай, Гөлнара?!", - дигән иде ул соңгы сөйләшүдә...
Урыннарың оҗмах түрләрендә булсын, Зикаф абый! Бик ярата, хөрмәт итә идем. Бик сагынырбыз инде сине! Җырларың аша искә алырбыз!
Хуш, гармунчы!
Гөлнара Гыйлемханова, Нефтекама шәһәренең милли Үзәк җитәкчесе.

1477