"Инеш" таланты — «Тулпарда»!
"Тулпар" журналының чираттагы санында талантлы шагыйрь, "Инеш" әдәби берләшмә әгьзасы, якын дустым Нәҗип Исламовның шигырьләре дөнья күрде.
Нәҗип белән таныштырып торасы бармы? Актер, гармунчы, җырчы, шагыйрь. Аның шигырьләрен бер кемнеке белән дә бутап булмый, үзенчә, "нәҗипчә" алар.
"Август иртәләре бигрәк моңсу,
Көзләр якыная, күрәсең.
Сагышларга сала һәрбер таңы
Нигә шулай, нигә икән соң? " - дип моңая ул "Сагыш" дигән шигырендә.
"Яфрак бураннары тынды инде,
Кышка таба бордым көземне.
Шул мәл җитсә, бер яфраксыз калган
Агач сымак тоям үземне" - дигән фәлсәфи юллар белән дәвам итә ул көз темасын "Бер яраксыз агач түгелмендер" дигән шигырендә.
Нәҗип - лирик шагыйрь, аның лирикасы, моңы бер йөз лирикасыз шагыйрьгә җитәрлек))
Яратам Нәҗипнең фәлсәфәсен! Бу гади юлларда, гап- гади сүзләр, җөмләләр белән - катлаулы тормыш үзе язылган!
Укып үтәбезме, дуслар, авторның бер- ике шигырен?
МОҢАЙМА, ЖӘЙ
Чәчәкле гүзәл жәйләрнең
Уртасына життек.
Гомернең мондый мәлләрен
Инде күптән үттек.
Күптән киттек балачактан,
Яшьлек калды артта.
Гомер аты үз арбасын
Көзләренә тарта.
Жәйләр дә шулай бер вакыт
Яшьнәп, күкрәп ала.
Күкрәүләре китә узып,
Сары яфрак кала.
Көз житә дип саргаясы
Килми әле безнең.
Көч житәр күк туктатырга
Килә яткан көзне.
Ә йөрәктә-ярсу хисләр,
Гайрәт-күкерәктә!
Бик теләсәк күрсәтербез
Яшьнәп, күкерәп тә...
Ә син, жәем, моңайма һич,
Салкын жилләр иссә.
Көзнең шыксыз яңгырлары
Тамырыңа төшсә.
Сез кайтасыз бит яңадан
Ап-ак кышлардан соң.
Ә мин яшьлек кайтмасына
Артык ышандым соң.
Белгәнгә яшьлек кайтмасын
Гомерем бәйләменә,
Каламын көзләргә үтми
Яшел жәйләремдә.
15.07.2024, КРАСА-УВАЛ

1316