Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 78.84 93.01

Калфаклы кыз - сайлауда!

Калфаклы кыз - сайлауда!

"Карале, карале, әнә, калфаклы кыз килгән! Хәзер концерт булачак, күрәсең!" - дигән тавышка карасам, сайлау участогына татар милли үзәгенең " Чулпан" фольклор ансамбле әгьзасы Маргарита Хакимова килеп кергән икән.

-Милли күлмәктән күргәч, барысы да концерт кайда була, дип сорыйлар. Ә мин сайлауларга шулай милли киемдә килдем. Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын дидем! - дип елмая Маргарита Гаяз кызы.

Ул үзенең балачак елларын, әти- әнисе белән сайлауга барганын искә ала.

-Башлап дүрт яшемдә бардым мин сайлауга, безгә тәм-том алып бирделәр, бик ямьле иде, авылдашлар күрешә, аралаша, йөзләрдә - елмаю! Шул вакытлардан ук сайлау бер бәйрәм сымак кабул ителә. Дөрес, хәзер олыгайгач, аның ничек мөһим икәнен дә аңлыйбыз, шуңа да сайлауларны калдырган юк.

1979 елда миңа 18 яшь тулган иде, менә шуннан соң ел да йөрим. Теләгем бөтен халыкныкы белән аваздаш: илләр тыныч булсын, тормышыбыз алга барсын! Барысы да җитәкчедән тора. Шуңа илебезне, республикабызны лаеклы кешеләр җитәкләргә тиеш! Шуның өчен тавыш бирергә килдек, - диде Маргарита Хакимова.

Гөлнара Гыйлемханова

Нефтекама

1202

Оставить сообщение: