Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 78.47 92.28

Ул үзе дә җырлы сандугач!

Ул үзе дә җырлы сандугач!

"Чулпан" фольклор ансамле солисты Рима Тагирова " Шаран районында үткән "Сөн сандугачы" төбәкара татар җыры фестивалендә катнашты. Үзенчәлекле, матур тавышлы Рима анда "Сөн буйлары бөдрә тал", Әнкәйне сагыну" дигән автор җырлары һәм "Су буйлап" татар халык җырын башкарды.

Моңарчы бергә башкаруда гына чыгыш ясаган ансамбльдән солистлар үсеп чыгуы куанычлы. Чулпанлылар репертуарлары, тавышны кую өстендә күп эшли һәм, тырышлык нәтиҗәсе булып, уңышлар да көттерми - алар әледән- әле төрле конкурслар да призлы урыннар яулап тора. Рима ханым да ялгыз җырлау буенча сәхнәдә беренче адымнарын ясый. Уңышлар телик аңа! Алда җиңүләр, уңышның тагы да зурраклары көтсен! Кызларның уңышында ансамбльнең җитәкчесе Ч.Гафурҗанованың да өлеше бик зур.

Фестивальдә Рима Тагирова дипломант булып, Мактау грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Фестивальне Башкортстаннын һәм Татарстаннын Халык артисты Фән Вәлиәхмәтов рәислегендә мәртәбәле жюри бәяләде. Әйткәндәй, жюри составында Нефтекама дәүләт филармониясе солисты, Башкортстан Республикасының атказанган артисты Чулпан Гафурҗанова үзе дә бар иде. Ул татар җырларын башкаручыларның күп булуын, җыр фестиваленең елдан-ел популярлашуын, аеруча көчле тавышлы яшьләрнең күп булуын билгеләде һәм бу тарафтан шатлыгын белдерде.

Гөлнара Гыйлемханова, Милли- мәдәни берләшмәләр Үзәге җитәкчесе, Нефтекама

1221

Оставить сообщение: