Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 78.47 92.28

Татар чәе - нефтекамча!

Татар чәе - нефтекамча!

Бик үзенчәлекле һәм истәлекле фестиваль булды ул!. "Татар чәе" фестивалендә катнашырга чакыру алгач, Милли мәдәниятләр Үзәгендә "Ак калфак энҗеләре" фольклор коллективы белән (җитәкчесе С. Вәлиева) бик матур чәй церемониясе үткәрдек. Аннары, конкурс шартлары буенча, дару үләннәре җыю, аларны ничек дөрес итеп киптерү, саклау, чәйләр ясап эчү, үләннәрнең нинди чиргә файдасы турында видеолар төшердек. Аларны монтажлап конкурска җибәрдек. Барлыгы уннан артык эш килеп чыкты.Һәр катнашучыга аерым заявкалар тутырып җибәрдек һәм көтә башладык. Дөресен генә әйткәндә, Миләүшә апаның җиңәренә шигебез юк иде, чөнки аның эше үзенчәлеге белән аерылып тора иде. Шуңа да финалга чыгуы турында хәбәр һәм Татарстанга чакыру килгәч, бик шатландык.

Юлга әзерләнү дә бик кызыклы булды, чара үтәчәк Тәтешкә, Казанга күрмичә генә, турыга барырга булдык. Туры юл эзләп бөтен Татарстанны аякка бастырдык Монда минем республиканың төрле районнарында яшәгән курсташлар ярдәмгә килде: тәфсилләп юлны өйрәтеп, карталар салып җибәрделәр.

Миләүшә апаның тормыш иптәше Хазинур абыйга зур рәхмәт, ул безнең чәйчебезне ерак Тәтешкә уңайлы машина белән алып китте, ә без догалар укып калдык.

Татарстаннан килеп торган видеолар, фотолар аша Миләүшә апаны күреп, аның өчен сөенеп, аралашып тордык. Беләкләрен белән генә түгел, үз эшендә остара баруын белән, границаларның киңәя баруы белән дә Милли Үзәк исеменнән ихластан котлыйбыз, Миләүшә апа! Алда әле безне тагы да бик күп уртак эшләр көтә!

Гөлнара Гыйлемханова, милли- мәдәни Үзәкләр җитәкчесе.

1206

Оставить сообщение: