Киттек балан җыярга!
Әбиләр чуагында гына була торган бу матур көннәрне уңышлы файдаланып калырга кирәк! Ә нигә әле бергәләп балан җыярга бармаска? Шулай уйладык та, "Яшь йөрәкләр" фольклор төркеме белән матур якшәмбе иртәсендә күмәкләшеп балан җыярга киттек!
Сарылы-кызыллы яфракларга, табигатьнең матурлыгына сокланып саф һавада рәхәтләнеп ял иттек, шаярыштык, күңел ачтык. Һәм, әлбәттә, яраткан җырларыбызны җырладык! Бергәләп балан җыеп, аны матур итеп бүкәнгә тездек. Искиткеч ямьле, матур көн булды ул!
Сез әле баланга бармадыгызмы? Өлгермәгән булсагыз - вакыт табып, барыгыз - баланнарның самай баллы чагы!

1071