Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 78.21 91.66

Нигә көтмәгәндә китеп бардың?

Нигә көтмәгәндә китеп бардың?

Башкорстанның Халык шагыйре, күренекле драматург, Русиянең һәм Башкорстаннын атказанган сәнгать эшмәкәре Әнгам Атнабаевның бакыйлыкка күчкәненә дә чирек гасыр вакыт узып киткән. Ә шагыйрь һаман да арабызда, һаман да безнең белән кебек: сәхнәләрдә, табыннарда аның шигырьләре яңгырый, җырлары башкарыла, аның пьесалары алкышлар яулый. Үзеннән соң искиткеч бай әдәби мирас калдырып киткән шагыйрьләрнең берсе ул Әнгам Касыйм улы. Шунсы да бар: аның шигырьләре, җырлары онытылмый, буыннан- буынга күчеп, яңа укучылар, яңа яңгыраш таба.

Шагыйрьнең туган ягы - гүзәл Тәтешле төбәгендә Әнгам Атнабаевның хәтер кичәсе үтте. Биредә әдәбият сөючеләр, шагыйрьнең иҗатын хөрмәт итүчеләр, Әнгам Атнабаев исемендәге премиягә лаек булган шәхесләр җыелган иде.

Чарада Атнабайның онытылмас шигырьләре, аның сүзләренә язылган жырлар яңграды. Шулай ук бу кичәдә Факил Морзакаевның "Атнабайдан тапкыр сүз" дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде. Шагыйрьнең җор фикерләреннән, фәһемле афоризмнарыннан торган китап, бүләк буларак, тамашачыларга таратылды.

Кунаклар һәм тамашачылар шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салды, аның турындагы истәлекләре белән уртаклашып, фикер алышып, ямьле аш табыны артында җылы аралашты.

Мондый чараны әзерләгән һәм үткәргән Тәтешле районы җитәкчелегенә, шагыйрьнең бертуган энесе Мәгъдән Атнабаевка зур рәхмәт!

1254

Оставить сообщение: