Рәхмәт сезгә, Әниләр!
Милли Мәдәни Үзәктә бүген кунакта - үзенчәлекле, кызыклы һөнәр ияләре. Шәһәрдә әнисе укытучы, сатучы, тәрбияче булган балалар күптер, ә менә әнисе цирк артисты булган балалар бар микән? "Минем әнием циркта эшли!", - дигән сүзләр белән шәһәрдә нибары өч кенә бала мактана аладыр: Тамерлан, Тимерхан һәм Азалия. Алар өчесе дә Башкортстанның атказанган артистлары, оригиналь жанр осталары Шамил һәм Нурания Халитовларнын балалары! Нурания ханым шәһәрдә билгеле кеше, аның чыгышлары балалар гына түгел, олылар да яратып карый. Ничек гади авыл кызы циркка барып чыккан сон? Кайдан килә мәдәниятнең бу үзенчәлекле жанрына сөю - Нурания ханым шушылар турында сөйләде. Әлбәттә, тамашачы, Нуранияны, әни буларак та үзе өчен ачты бу көнне. Бу искиткеч талантлы гаиләдә балалар барсы да бәләкәйдән сәхнәдә, барсы да оста җырчы, биюче, жанглер. Монда, әлбәттә, Нурания Галимҗан кызының тырышлыгы әйтеп бетергесез зур!
Нурания ханым укучылар алдында матур чыгыш күрсәтте, тамашачылар аны алкышлап каршы алды һәм озатты.
Икенче героебыз - менеджер - Светлана Шамил кызы. Светлана яшьләргә үзенең һөнәре турында сөйләде, ничек уңышлы булырга, өйдән торып эшләгәндә нинди кагыйдәләре төгәл үтәргә кирәклеге турында бәян итте.
Бүгенге көндә без "самозанятый" дигән сүзне еш ишетәбез, очрашуга килгән өченче героебыз - Рима Таһирова да бүген үзен кулинарияда тапкан! Педагогия көллиятен тәмамлап, балалар бакчасында эшләгән тәрбияче ничек чәк- чәк пешерү остасы булып киткән, ничек ул иллегә җиткәндә җыр сәнгате белән шөгыльләнә башлаган, ансамбльгә йөрү аңа нәрсәләр бирә - Рима ханым шулар турында сөйләде һәм бер кайчан да үз хыялыңнан баш тартмаса киңәш итте!
Янә бер чакырылган әни - бүгенге көндә хәрби операция зонасында хезмәт иткән Денисның әнисе Зиния Әдеһәм кызы. Ул барлык әниләргә дә сабырлык һәм балаларның Җиңү белән исән кайтуларын теләде. "Кайткач улыма иң беренче итеп токмачлы аш пешерәм, ул шулкадәр аш сагынды! - диде Зәния Әдеһәм кызы.
Әлеге чараны оештыручы һәм әзерләүче Гөлнара Гыйлемханова үзе дә укучыларны журналист һөнәре белән таныштырды, эш дәверендә аеруча исендә калган геройлар турында сөйләде, кызык хәлләрне бәян итте.
Менә шундый бик үзенчәлекле, җылы бәйрәм булды ул. Ә музыкаль яктан чараны яшь җырчы Артур Ижболдин, Рима Таһирова һәм "Чулпан" фольклор ансамбле (җитәкчесе Ч.Гафурҗанова) бизәде, аларга зур рәхмәт!
Бергә-бергә үткәргән чаралар укучыларга да бик ошады.
Г.Гыйлемханова, милли мәдәни Үзәк җитәкчесе.

1027