Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 79.17 90.4

Хуш, шагыйрь!

Хуш, шагыйрь!

Бүген таң белән Казаннан кайгылы хәбәр килеп иреште: якташыбыз, талантлы шагыйрә Нәҗибә Сафина дөнья куйган. Нәҗибә Әхмәтнур кызы 1949 елның 2 мартында Яңавыл районы Кисәк-Каен авылында туып үскән, Карман мәктәбен тәмамлаган. 1967 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кереп, 1972 елда кулына диплом алып, хезмәт юлын башлаган. Тормыш юлында укытучы, редакция хезмәткәре булып эшли, авыр елларда заводта да тир түгәргә туры килә аңа.
1990 елдан Нәҗибә Сафина Казанда төпләнә, 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Без аның "Тан кошы", "Кан хәтере", "Өтерләр юк йөрәк тибешендә", "Мәсәл вә мәсьәлә", "Каеннар ник кара таплы" дигән китапларын беләбез. Шулай ук Нәҗибә Әхматнур кызы балалар өчен дә бик күп язды, аның «Кош теле», «Мәче фәлсәфәсе», «Аккош күле», «Камка һәм яфрак капка» исемле китаплары нәниләргә зур бүләк булды.
Болары - рәсми мәгълүматлар.
Шагыйрә буларак, кеше буларак Нәҗибә апа искиткеч көчле, тирән белемле, тәрбияле, зыялы, туган телен яратучы, аның өчен җан атучы ватанпәрвәр иде. Аның бар иҗаты, бар булмышы шул бер максатка - татар телен саклап калуга, туган телләрне яшәтүгә хезмәт итте.
"Мин кыр казы булдым инде ахры
Очып йөрим ике арада.
Торган җирем белән туган җирем
Җаным минем ике ярларда..." - дип язды Нәҗибә апа бер шигырендә. Чыннан да соңгы елларда ул туган якларында бик еш булды, мәктәпләрдә очрашулар үткәрде, инешчеләр белән очрашты, күптән түгел аның иҗат кичәсе үткәрелде, яңарак кына без "Иҗат тирәге" - "Древо творчества" дигән проектны башлаган идек. Нәҗибә апа белән соңгы аралашу, соңгы язышулар да шул турыда...
Ни кызганыч, әле халкына, әдәбиятка күпме хезмәт итә алырлык Кешенең, Шагыйрьнең шулай бик иртә китеп баруы. Телне, шигьриятне зурлаучылар өчен бу авыр югалту.
Тыныч йокла, Нәҗибә апа! Тынгысыз җанкайларың, ниһәять, тынычлык тапсын! Безнең хәтерләрдә син яшәрсең! Нефтекама шәһәре Милли-мәдәни Үзәге, "Инеш" иҗат берләшмәсе, барлык татар дөньясы, шигырь сөючеләр исеменнән Нәҗибә Әхмәтнур кызының туганнары-якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
…Үзеңнең шигыреңне бераз гына үзгәртеп, "Син - тамыр!" - дип әйтәсе килә, ә тамырлар алар мәңге яши, шытым бирә, үлми...
Г.Гыйлемханова.

МИН - ТАМЫР!
Мин - тамыр, җирдән сузылып,
Күкләргә терәлгәнмен.
Ничә кат үтерелсәм дә,
Яңадан терелгәнмен.
Ауган давыл, егылган җил,
Мин – аягөсте  агым! –
Бар иде бит җир өстендә
Минем дә Кеше чагым.
Мин – тауларның кайтавазы...
Ярылган чакта таулар.
Нәкъ минем җаным шикелле
Кычкыра икән алар... 
Мин – яраланган хәрәкәт,
Мин – тарихи җәрәхәт.
Җир сибеп төзәтмәкчедер, –
Һаман дулый гарасат...
“Мин!” – диеп әйтер өчен дә,
Кирәк тоташ җан булу!
Язмышлар янмасын өчен,
Үз чорыңда чаң булу.
Мин – язмышлар кайтавазы! –
Ирекле! Көрәшче! Кол?
Кол булганчы җир йөзендә
Син мәңге көрәшче бул! 
Мин – тамыр! Күкләрдә – яшен
Булып ялтырыйм бары.
Яшенне кол итәр көчне
Юк әле ачканнары.
Н.Сафина.

(Н.Сафина белән хушлашу, иртәгә, 12 гыйнварда аның туган авылы Кисәк- Каенда була)
3666

Оставить сообщение: