Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 84.38 99.33

Нәтиҗәле очрашу!

Нәтиҗәле очрашу!

Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Римма Утяшеваныңэш сәфәре вакытында «Татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасының Нефтекама бүлекчәсе белән очрашуы гаҗәеп җылы үтте. Аралашу, фикер алышу, эшләнгән эшләрне барлау, киләчәккә планнар кору белән үрелеп барды очрашу.
Римма Әмир кызы озак еллар республикада "Татар милли- мәдәни автономия" сен җитәкли. Аның кул астында район һәм шәһәрләрдә иҗтимагый оешмалар уңышлы эшләп килә.
Нефтекамага килгәндә, биредә милли-мәдәни автономия 2010 елда төзелгән, аны, оешканнан алып, "Кызыл таң" республика гәзите хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханова җитәкләде. Оешманың эше һәрчак нәтиҗәле булды, шәһәрдә төрле чаралар, фестивальләр үткәрелде, туган телне һәм милли мәдәниятне саклауга юнәлтелгән төрле проектлар тормышка ашырылды.
Эшләр төп биш юнәлештә алып барыла: туган телне, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, яшь буында патриотизм тәрбияләү, остазлык, экология. Болар турында Гөлнара Рәшит кызы кыскача отчет тотты.
Очрашуны йоннан киемнәр эшләү буенча оста Зинидә Фәйзуллина, үләннән паннолар эшләүче Миләүшә Җиһаншина, калфак чигү остасы Сабира Закирова бизәде.
Аеруча җылы булган музыкаль өлешне гармунчыларыбыз Ринат Янбаев, Рәүф Төхбәтуллин һәм матур җырлары белән һәр чараны ямьләүче "Чулпан" фольклор ансамбле (җитәкчесе Чулпан Гафурьянова) бизәде. Аларның һәркайсына, шулай ук чараны оештыручы Гөлнара Гыйлемхановага рәхмәт. Бу очрашуның әле ямьле һәм мөһим «дәвамы» да көтелә, ә монысы - җирле татар автономиясенең Дәүләт Думасы депутаты белән аралашуы вакытында туган проект – турында без сезгә соңрак бәян итәрбез.
1605

Оставить сообщение: