Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 91.67 102.04

Татарча диктант язабыз!

Татарча диктант язабыз!

13-15 октябрь көннәрендә дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү “Татарча диктант” акциясе уза. Әлеге чарада һәр теләгән кеше катнаша ала.

Быел “Татарча диктант” сигезенче тапкыр оештырыла. Ул - Татарстан Республикасы, Русия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. 2022 елда “Татарча диктант” акциясендә бер миллионнан артык кеше катнашты. Диктантны 31 ил һәм Русиянең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез язды.

Быел да "Татарча диктант" күләмле акцияга әйләнде.

Нефтекамада яшәүче милләттәшләребез дә туган телдә диктант язудан читтә калмады. Кем махсус оештырылган мәйданчыкта, кем өендә, кем эшендә берләшеп татар телендә диктант язуга кушылды.

1182

Оставить сообщение: