Кино — тәрбия чарасы!
Әлеге кечкенә "киноны" Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап төшердек.
Шул "кечкенә" шигырьгә күпме батырлык, Ватанга сөю, яшәү дәрте, Җиңүгә ышаныч һәм фашистларга нәфрәт сыйган!
Роберт Рождественскийның "Баллада о зенитчицах" дип аталган шигырен сайлау да юкка гына түгел, биредә 17 яшьлек балаларның батырлыгы сурәтләнә.
Без "актерлар" итеп чакырган студентларга да 16-17 яшь. Максатыбыз - Җиңүнең кадерен һәм чын бәясен анлар өчен - берничә генә сәгатькә яшьләргә "сугыш яланында" булып карау, сугышның ачысын тою һәм аның барлык фаҗигасын аңлау мөмкинлеге бирү иде. Һәм без максатыбызга ирештек, дип уйлыйм.
Әлеге роликны төшерүдә ярдәм күрсәткән яшь артистларыбыз - НМПК студентларына, тасвирлы укучы Алия Гыйлемхановага, кулланылган мәйданчыклар өчен "Ел фасыллары" пейнтбол клубына, аерым алганда Тимур Вәлиевка, Николо-Березово авыл Советына, Нефтекама күппрофильле көллияте педагогы Лидия Әхмәтовага, оператор Илгиз Миңнехановка, шулай ук реквизитлар, консультация һәм иганәчелек ярдәме өчен Альберт Хариповка ("Военторг" кибете) зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
Милли мәдәниятләр Үзәге алга таба да сугыш турындагы шигырьләрне "җанландыру" һәм хәрби темаларга роликлар төшерү аша патриотик эш алып барачак.
Гөлнара Гыйлемханова, милли-мәдәни берләшмәләр Үзәге җитәкчесе
Видео: https://vk.com/wall-215554077_1127

710