Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 80.77 90.71

Инеш аксын дәрья булып!

Инеш аксын дәрья булып!

26 мартта Милли мәдәни Үзәктә "Инеш" иҗат берләшмәсенең җыелышы үтте. Аның беренче өлеше шагыйрә, танылган якташыбыз, "Инеш"не булдыруга һәм яшәтүгә күп көч салган Нәҗибә Сафинага багышланды.
Якташлары, каләмдәшләре аны җылы сүзләр, якты истәлекләр белән, матур җыр һәм шигырьләре аша искә алды.
"Инеш"не җитәкләүче Гөлнара Гыйлемханова бүгенге көндә шагыйрәнең исеме онтылмасын өчен, шулай ук яшь буынны шигьриятка җәлеп итү, яшьләргә иҗадый мәйдән бирү уңаеннан башкарылган эшләр белән таныштырды.
Шагыйрьне якыннан белгән шагыйрьләр, дуслары аның турындагы истәлекләр белән уртаклашты.
Чарада "Инеш" әгъзалары үзләренең шигырьләрен дә укыды. Ә "Чулпан" фольклор ансамбле (җитәкчесе Ч. Гафурҗанова), шулай ук төркемнең солисты Рима Тагирова Н.Сафина сүзләренә язылган җырларны башкарды.
Чара чәй өстәле артында дәвам итте.
Җылы истәлекләр агылды, шигырьләр укылды, киләчәккә планнар корылды.
Иҗат кешеләре өчен мондый очрашулар кирәк һәм мөһим.
641

Оставить сообщение: