Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 91.67 102.04

Үтте бер матур көн

Үтте бер матур көн...

"Ак калфакның табылган чагы" дип аталган музыкаль тамаша буген бик күп кунакларны, тамашачыларны, артистларны җыйды. География бик киң иде: Уфа, Бүздәк, Дүртөйле, Краснокама... "Ак калфак энҗеләре"нең 15 еллыгына багышланган чара искиткеч җылы, ямьле үтте. Аны шәһәребезнең "Яшь йөрәкләр", "Чулпан" ансамбльларе, "Инеш" әдәби берләшмәсе, «Без» татар халык театры, укытучылар исеменнән 10-чы санлы мәктәпнең татар теле укытучысы Галия Корбанова, укучылар исеменнан 2-нче санлы мәктәп укытучысы Алия Шафикованың укучылары, "Белем" татар мәктәбе егетләре, талантлы җырчы Мәдинә Акчурина, педагогия көллияте һәм күппрофильле көллиятенең яшь биючеләре, шулай ук килгән кунаклар - Дүртөйле һәм Бүздәк районнарының, Уфа шәһәренең искиткеч матур ансамбльләре чыгыш ясап, бәйрәмне бизәде. Ә инде төп кунак - Бөтендөнья "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының Башкортстан бүлеге җитәкчесе Люция Вафина юбилярларны котлап, бик күп матур сүзләр, теләкләр әйтте, бүләкләр тапшырды. Шулай ук шәһәрнең милли-мәдәни Үзәге, Башкортстанның татар конгрессы, Башкортстанның татар автономиясе юбилярларны котлап, Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырды. Уртак көч белән әзерләнгән чара ямьле үтте. Аны башкарып чыгарга ярдәм иткән Нефтекама дәүләт филармониясы җырчысы Нәфис Нигамаевка, алып баручыбыз - Башкортстанның атказанган артисты Зилә Әбделмановага һәм Фән һәм технология университеты җитәкчелегенә күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерәбез!

1288

Оставить сообщение: