Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 82.77 94.16

Татар айлыгына — җырлы старт!

Татар айлыгына — җырлы старт!

Апрель Нефтекамада татар теле һәм мәдәнияте айлыгы буларак үтә. Бу айда бик күп чаралар каралган, алар шәһәр хакимияте карары белән расланган. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә, музейларда һәм, әлбәттә, Милли-мәдәни Үзәктә үтәчәк чаралар телебезне, милли көйләр, гореф-гадәтләр, традицияларыбызны саклап калуны максат итеп куя.
Татар теле һәм мәдәнияте айлыгына искиткеч ямьле чара белән Нефтекама дәүләт филармониясенең "Кайтаваз" татар төркеме (җитәкчесе Башкортстан Республикасының Халык артисты Р.Габдульянов) старт бирде. Алар әзерләгән язгы концерт программасы тамашачылар күңеленә хуш килде!
Милли көйләрне, Милли җырларны саклаганыгыз һәм сәхнәләрдән яңгратканыгыз өчен рәхмәт сиңа, "Кайтаваз"!
Бергә булыйк, бердәм булыйк!
199

Оставить сообщение: