Язлар белән бергә күңел җырлый!
Ретро- җырлардан торган искиткеч матур чара булды ул. Яраткан җырчыларыбыз Зөлфия Гайнуллина, Резеда Хатипова, Алмаз Камалиев башкаруында халкыбызның мирасы булган җырлар яңгырады. "Язгы җыр", "Бәгырем диярмен ", "Ак пароход", "Төймә", "Аккош канат кагына", "Кышкы романс", "Ак чәчәкләр кебек кар ява", "Акъяр", "Уфа юкәләре", "Идел буе каеннары" һәм башка җырларны тамашачы кушылып җырлап утырды. Кемдер әти- әниләренең шаулы табыннарын, кемдер үзенең яшь чагын искә төшерде.
Җырчыларга инструменталь оркестр уйнады: баянда Шамил Гәрәев һәм Дамир Арсланов, гитарада Ринал Айнетдинов,
бас- гитарада Вадим Букин, барабанда - Михаил Львов.
Чараны ямьле итеп Гөлназ Камалиева алып барды.
Әлеге матур башлангыч дәвам итәр, шушындый җырчыларыбыз булганда халкыбыз җырлары сәхнәләрдән яңграп торыр, дип ышанасы килә.
Уңышлар сезгә!
Шәһәребездә Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы дәвам итә.
Гөлнара Гыйлемханова, Милли мәдәни Үзәк җитәкчесе

343