Язылмаган сугыш
Кичә Нефтекама шәһәрендә тамашачылар тирән эчтәлекле спектакль, дөресрәге, документаль- нәфис тамаша карады.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бу чараны "Рухият" милли театры әзерләде.
— Тамаша "Кәримәттәй", "Зәйтүнә", "Бәхетле хата. Лида" дип аталган өч бүлектән тора, аларның һәрберсендә реаль кешеләрнең язмышлары тасвирлана, - ди театрның җитәкчесе һәм сәхнәгә куючы Гөлнара Рәшит кызы.
Тамашада олылар белән беррәттән бик күп студентлар, укучы балалар, хәтта мәктәпкәчә яшьтәге балалар да уйнады. Әлбәттә, яшь артистларны сәхнәгә алып чыгар өчен зур көч куелды. Труппада тәҗрибәле өлкән артистлар да бар: Рамил Лотфуллин, Миңлегөл Лотфуллина, Рәмзия Зиннәтуллина, Рәзиф Хәдимуллин, Данил Хуҗин, Әминә Дәүләтова. Алар үз рольләрен җиренә җиткереп, оста итеп уйнады. Күбесе һәр бүлектә төп рольләрне башкарды. Ә режиссер Рамил Лотфуллин иң төп роль Хәтер ролен искиткеч оста башкарды, һәр тамашачы күңеленә үтеп керә алырлык образ тудырды.
Тамаша барышында Хәтер бик күп тапкырлар безгә эндәште: әле ул хәтер йомгакларын сүтте, әле хәтер сандыгын актарды, әле кан хәтере аша хәтирәләргә бирелде... "Онытмагыз! Онытсагыз, янә килер хәтәр!" - дип кисәтте ул безне.
Тамашачы бу тарихлары җылы кабул итте, тамаша барышында күзләре яшьләнде. Аеруча спектакль геройларының балалары, оныклары, якыннары өчен дулкынландыргыч булды тамаша.
— Бу спектакльне планга керетеп, берничә тапкыр укучы балалар һәм студентлар өчен куярга кирәк, чөнки ул тирән тәрбияви чарага ия, - диде шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары Илфат Минәҗев "Рухият" театры җитәкчесен һәм артистларны Премьера бн тәбрикләп.
Артистларны Башкортстан Республикасы татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахунова да тәбрикләде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә матур итеп татар телендә сөйләшкән балаларга шәһәрнең танылган эшкуары Әминә Гыйззатова бүләкләр - йомшак пледлар бүләк итте, театрга уңышлар теләде.
Әйткәндәй, әсәрнең авторы - Гөлнара Гыйлемханова. Ул бу тарихларның берничә булуы турында әйтеп үтте, тамашачы әле сәхнәгә чыкмаган өлешләрне дә аларны көтеп кала!

1584