ТУКАЙ ДӘРЕСЛӘРЕ
"Белем" мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан матур чара үтте. Аны әзерләүдә һәм оештыруда
"Ак калфак энҗеләре" фольклор ансамбле күп көч салды. Бу истәлекле һәм мәгънәле чарада Ак әбиләр балаларны Тукайның тормышы, иҗаты турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды, аның җырларын башкарды.
Укучылар да бик актив катнашты, алар Тукайның шигырьләрен яттан сөйләп, аның иҗатының матурлыгын һәм тирәнлеген күрсәтте.
Чараның ахырында туган телебезгә, милли мирасыбызга мәхәббәтебезне чагылдырган "И туган тел, и матур тел" җыры яңгырады.
Габдулла Тукайның иҗаты безнең күңелләрдә һәрвакыт яши һәм милләтебезнең горурлыгы булып кала!
#Днитатарскойкультуры2025

894