Кәккүк чәйле җәйләр
"Кәккүк чәе"нең ни икәнен беләсезме, дуслар? Әллә кәккүкләр дә чәй эчәме икән? Әллә соң берәр шифалы үләннең атамасы шундыймы? Белмәсәгез, сезгә "Ак калфак энҗеләре"нең ак әбиләре бу турыда сөйләп бирер. Сөйләп кенә дә калмас, бергәләп уйнар да, кулга- кул тотынышып әйлән- бәйлән дә әйләнер, халкыбызның җырларын да искә төшерер, табышмаклар да әйтер!
"Белем" мәктәбендә җәйге лагерьга йөргән балалар белән мондый күңелле бәйрәм үтте дә инде.
Бу йоланы үткәрергә аккалфакчылар да,
вожатыйлар да алдан әзерләнде, мәктәп янындагы ак каенлы яшел аланны бизәде, шифалы уләннэр жыйды.
Кәккүк кычкырып балаларны чарага чакыргач, бәйрәм дә башланып китте.
- Бик шатландык, чөнки укучылар дару үләннәрен дә, җырчы кошларны да белә, исемнәрен татар телендә әйттеләр, табышмакларга җавапларны да бик тиз таптылар, - ди төркемнең җитәкчесе, төп оештыручы Светлана Вәлиева.
Балалар каен тирәли эйлән-бәйлән жырлап уйнагач, кошларга китерелгән жим салды.
Балалар узләре дә сыйланды, чөнки ак әбиләре тәмле коймаклар пешереп алып килгән иде.
Ә уеннарда, конкурсларда җиңгән укучыларга бүләккә "Әллүки" журналы таратылды, кызлар һәм малайлар моңа бик шатланды.
Хәзер инде алар "Кәккүк чәе" турында бик күп белә!
Гөлнара Гыйлемханова.

612