Хуш, Алма апа!
...Юк, әзер түгел мин аларны югалтырга
Чирнең аяусыз икәнен дә аңлыйм, яшьләренең олы икәнен дә... Тик шулай да хушлашасы килми. Бөтенләйгә арабыздан җибәрәсе килми.
Бүген менә Рәфинә апа Минәҗетдинова китте. Бик авыр. Ул иң җитез, иң ягымлы, иң ачык күңелле апабыз, Милли Үзәкнең активисты иде. Нинди чара үткәрсәк тә, йөгереп килә, берсеннән дә калмый. Соңгы елларны больница белән репетицияләр арасында йөрде. Чирле иде. Шулай да, мөмкин булган саен, җае чыккан саен килде) Беренче октябрьга Өлкәннәр көнендә шул кадәр биеде, аягын авырттырып кына туктаган иде, сынган диделәр... Олы кешеләргә күп кирәкме ни инде? 83 яшь иде бит үзенә.
Аның күргәннәрен сөйләсәәәәң!?! Рәфинә апа эче пошкында кереп, күргән- кичергәннәрен сөйләп, бушатынып чыгып китәргә ярата иде. Бик озак бакча карады, әле аны ташлаганына берничә генә ел. Бөтенебезне, үзенең ансамбльдәге кызларын тәмле алмалар белән сыйлый иде ул. Шундый тәмле как коя иде. Берәр бәйрәм алдыннан матур итеп төргән кагын күчтәнәч итеп кертеп чыга иде. Кыш уртасында аның кагыннан бүлмәгә хуш ис таралыр иде... Шуңа да без аны яратып Алма апа дип йөртә идек. Менә шул Алма апабыз бүген Мәңгелек иленә китеп барды. Ә мин инде үк аны сагынып, күңелдән соңгы очрашуны барлыйм. СВО солдатларына посылка җыябыз дигәч, "Посылканы япмадыгызмы әле, мин кибеткә керергә җитешмәдем бит әле", - дип шундый җылы шарф һәм эчке кием, чәй алып килгән иде. Йөгереп кенә! Ашыгып кына. Больницадан гына...
Менә шундый иде ул безнең Рәфинә апа! Ә тавышы нинди моңлы, матур иде! Борынгы җырларны шундый матур итеп суза иде. Бер бәйрәм белән котларга онытмас, бер чарадан читтә калмас...
Мин дә, аның төркемдәшләре дә Рәфинә апа белән хушлашырга бөтенләй әзер түгел булып чыктык. Иртәрәк китте шул, чир аяусыз булып чыкты.
Хуш инде, Алма апа! Хуш яраткан Рәфинә апабыз! Алмалы- хөрмәле оҗмах бакчаларында булсын җаның!
Гөлнара Гыйлемханова

569