Сөмбелә бәйрәме!
Шушы көннәрдә "Рәхмән-Рәхим чишмәсе буенда "Ак калфак энҗеләре" төркеме тарафыннан Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Чарага килүчеләрне Көзбикә үзенең сыйлары белән каршы алды. Бәйрәмдә җырлар җырланды, нәни катнашучылар һәм аларның әти-әниләре уеннарда катнашты, табышмаклар әйтте, бүләкләр отты.
Мондый матур чараны оештыручы аккалфакчы кызларга һәм төркемнең җитәкчесе Светлана Вәлиевага зур рәхмәтләр яусын! Көзләр, ил-көннәр тыныч булсын, келәтләргә кергән ризыкларны сәламәтлек белән кулланырга язсын!

570