Каләм җырлый - Галәм тыңлый!
Нефтекамада үткән матур кичә шулай аталды. Балалар иҗат Сараенда укучылар бү көнне шәһәрдә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр, язучылар, журналистлар белән очрашты һәм аларның каләм көченә сокланды. Шәһәрнең "Инеш" әдәби берләшмәсеннән Наҗия Басырова, Нәҗип Исламов, Диләрә Рәхимова, Данил Хузин, "Поэтический Нефтекамск " берләшмәсеннән Рәвилә Решетникова, Римма Сафиуллина, Елена Аллаярова, Александр Андриенко чараның кунаклары булды.Алар укучыларны үз иҗатлары белән таныштырды.Чарада авторларның сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. Бәйрәмне Нефтекама дәүләт филармониясе солистлары Илнур Мөфтәхов, Чулпан Гафурҗанова, шулай ук "Миллениум" бию ансамбле, җырчылар Данил Хузин, Римма Таһирова, Зинида Файзуллина "Чулпан" фольклор ансамбле, "Рухият" театры артистлары Рамил Лотфуллин, Миңлегөл Лотфуллина, Рәмзия Хадимуллина, Рәзиф Хадимуллин, Рәисә Ямилова бизәде.
Әлеге тирән эчтәлекле һәм матур чараны шәһәрнең мәгариф бүлеге һәм "Инеш" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Гөлнара Гыйлемханова оештырды.

495