Аның күңеле - Җиһан, дәрья, үзән!
Шушы көннәрдә Нефтекама иҗат дөньясында тагы бер матур вакыйга булды: "Инеш" иҗат берләшмәсе әгъзасы Ринат Апачевның китабы дөнья күрде.
"Күңел җиһан.Күңел дәрья. Күңел үзән..." дип исемләнгән бу җыентыкка авторның кыска шигырьләре кергән.
Баш сүз язучы - танылган якташыбыз, күренекле шагыйрә Нәҗибә Сафина. Ул үзенең кыска һәм саллы чагыштыруыбелән Ринат Әсхәдетдин улының иҗатына шултиклем дөрес бәяләмә бирә.
Ә шигырьләргә килгәндә...
Аларның һәрберсе - үзе бер фәлсәфә, үзе бер яңалык. Бар серне дә ачып бетермим, бу иҗат белән ныклабырак танышырга сезне иҗат туена чакырырга вәгъдә итеп калабыз!
Гөлнара Гыйлемханова, "Инеш" әдәби берләшмәсе җитәкчесе.

154