Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 91.67 102.04

Саумы, шагыйрь!

Саумы, шагыйрь!

Данлыклы якташыбыз, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинның 75 яше тулуга багышланган чара шулай аталды. Шәһәрнең милли-мәдәни Үзәгендә олы хөрмәт белән Башкортстан Республика сынын Дуслык ордены кавалеры, Татарстанның Халык шагыйре, Башкортстанның атказаннан мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай, А. Алиш, М. Җәлил премияләре лауреаты, Г. Х. Андерсен исемендәге Халыкара әдәби премия иясе, яраткан шагыйребез Роберт Миңнуллинны искә алдык, янә бер кат аның серле шигърият илена сәяхәт кылдык, җырларын җырладык.

- Татар дөньясының гәүһәре ул Роберт абый, милләтебезгә искиткеч бай әдәби мирас калдыручы, туган тел сагында торучы. Арабыздан гына иртәрәк китте, исән булса, аңа бүген 75 яшь тулган булыр иде. Тик талантлар үлми, алар шигырьләрендә, җырларында яши, шуңа без һәрчак, "Саумы, шагыйрь!" дип эндәшәбез, - диде Милли-мәдәният Үзәге җитәкчесе Гөлнара Гыйлемханова.

Чарада шагыйрьнең шигырьләре һәм җырлары яңгырады.

1536

Оставить сообщение: