Туган тел — ул халыкның җаны!
Халыкара туган тел көнендә, "Белем" мәктәбендә Светлана Хафизовна Вәлиева җитәкчелегендә «Ак калфак энҗеләре» фольклор ансамбле катнашлыгында үзенчәлекле чара узды. «Ак әбиләр» балаларга туган телне саклау, аны киләчәк буынга тапшыру турында сөйләште. Шулай ук табышмаклар чиште, бергәләп мәкальләрне искә төшерделәр, аларның тирән мәгънәсе турында уйландылар, татар телендә күңелгә ятышлы җырлар җырладылар. Мондый очрашулар — бәһасез. Чөнки нәкъ менә җанлы аралашу, елмаюлар һәм җыр аша балалар туган телнең матурлыгын күрә, мөһимлеген аңлый. "Ак калфак энҗеләре"нә мондый матур чаралар өчен ихлас күңелдән рәхмәт җиткерәсе килә.

100