Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 80.23 91.98

Яхшылык яхшылык тудыра!

Яхшылык яхшылык тудыра!

Кайчандыр Милли Үзәкләр каршында башланган "Солдатларга — туган як чәе!" - "Душистый чай — нашим солдатам" акциясе бөтен шәһәргә генә түгел, бөтен республикага таралды. Аны үткәрүдә безнең активистыбыз, СВО сугышчысының әнисе Миләүшә Җиһаншина армый-талмый эшли, акцияны балалар белән үткәреп, яшьләр арасында зур тәрбияви, патриотик эш алып бара. Шушы көннәрдә "Октава" үсмерләр клубының волонтерлар мәктәбе белән бергә алар әлеге акцияне шәһәрнең җиденче санлы мәктәбендә үткәрде.
Яшьләрне яхшы эшләргә, җәмәгать эшләренә җәлеп итеп, без балаларга үрнәк күрсәтәбез, аларның күңеленә яхшылык орлыклары салабыз һәм бу орлыкларның берәр кайчан шытып чыгарына ышанабыз, чөнки яхшылык яхшылык тудыра!

Гөлнара Гыйлемханова, Милли Үзәкләр җитәкчесе
434

Оставить сообщение: