Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 81.14 93.42

Мәдәни эстафета - татарларда!

Мәдәни эстафета - татарларда!

Нефтекама шәһәренең матур традициясе ул: һәр айны бер милләтнең теленә һәм мәдәниятенә багышлау. Әле гөрләп удмурт мәдәнияте көннәре үтте һәм айлыкның ябылу тантанасында мәдәни эстафета шәһәрнең Татар милли-мәдәни Үзәгенә күчте.
Нефтекама Милли мәдәни Үзәк көче белән әзерләнгән искиткеч ямьле, эчтәлекле концертның икенче өлеше Халыклар Бердәмлегенә багышланган иде, анда бик күп милләтләр катнашты һәм чара чынлап торып Дуслык бәйрәменә әверелде.
– Апрель аенда үтәчәк татар айлыгында бик күп мәдәни чаралар көтелә, шәһәр хакимияте башлыгы тарафыннан расланган Карарда җәмгысе иллегә якын чара үткәрү каралган. Без, ягъни, шәһәрнең Татар үзәге, мәктәпләр, китапханәләр, балалар бакчалары, музейлар, мәдәният йортлары белән ел әйләнәсенә актив эшлибез һәм бергә төрле чаралар үткәрәбез. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә иллешәр тапкыр булабыз, очрашулар, төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрәбез! Бу эш күптән җайга салынган, нәниләр безне көтеп ала! Ә инде апрель аенда чаралар аеруча күп үтә. Шулай ук милли мәдәни Үзәкнең үзендә дә бик күп чаралар көтелә, - ди шәһәрнең Татар мәдәни үзәге җитәкчесе Гөлнара Гыйлемханова. Татар үзәге үткәрәсе бихисап чаралар арасында "Кызыл таң" гәзите һәм "Әллүки" журналлары белән берлектә әзерләгән "Татар кызчыгы», «Татар малае» бәйгесе, "Иҗат тирәге" иҗадый бәйге, "Инеш" әдәби берләшмәсе белән шигрият кичәсе, шулай ук "Боз озату" йоласы, Тукай кичәләре һәм башкалар.
Шәһәрнең татар милли үзәгендә Айгөл Африданова, Лира Шарапова, Әлфинә Әминева, Фируза Галимҗанова, Рәмзия Зиннәтуллина, Ленар Әхмәтҗанов кебек чынлап торып милләт, туган тел өчен җан аткан кешеләр җыелган.
– Хәзер социаль челтәрләр заманы, кайберәүләр фотога төшеп отчет язар, "галочка" куяр өчен генә мондый чараларга йөри, шөкер безнең Татар үзәгендә андыйлар юк, барыбыз да дистә еллар дәвамында җиң сызганып эшлибез, - ди үзәкнең SMM-белгече Рәисә Ямилова.
Һәр ел саен айлык Татар үзәге җитәкчесе Гөлнара Гыйлемханова тарафыннан әзерләнгән зур концерт чарасы белән тәмамлана, анда 150гә якын кеше катнаша.
Быел да Нефтекама татарларына матур апрель, күркәм эшләр телик!
516

Оставить сообщение: