Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 78.3 91.56

Боз озату йоласы!

Боз озату йоласы!

Озаттык әле, дуслар, Бозны. Кама буенда яшибез, гөрләп боз акканын карарга яратабыз. Ә менә бер дә озатканыбыз юк. Ә бит Боз озату йоласы татар халкында элек-электән булган.
Ташу карау яки Боз багу, Боз озату — безнең халыкта язның беренче бәйрәме саналган. Татар халкы суны һәрчак изге санаган, су көчләрен, су иясен санлаган, аккан су барлык чир-чор, начарлыкларны агызып алып китә, дип ышанган. Соңрак йоланың тәүге мәгънәсе югалган, Боз озату бары тик яшьләрнең күңел ачу гадәтенә кайтып калган.
Татар авылларының күбесе су буйларында урнашканлыктан, аларда боз китүен карарга бар халык җыелган. Яшьләр исә, елгадан боз китүне гармун уйнап, җырлап үткәргән, йөзеп баручы боз кисәкләрендә салам яккан. Бу күренеш төнге аяз язгы кичтә аеруча матур күренгән.
Учагын якмасак та, "Рухият" театры Боз озатырга гармуннар белән барды. Кама буенда җырлап, теләкләр теләп, уеннар уйнап, матур итеп озаттык без Бозны.
Теләкләребез тормышка ашып, илләребезгә тынычлык килер әле менә, күрербез
416

Оставить сообщение: