Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 82.13 89.81

Милли Үзәкнең агачы урамнарны ямьләсен!

Милли Үзәкнең агачы урамнарны ямьләсен!

“Зеленая Башкирия” акциясенә Нефтекама шәһәре һәм Милли-мәдәни Үзәк теләп кушылды. Хезмәт даны аллеясына утырткан агачлар арасында безнең Үзәкнең дә корычагачы (ясень) урамнарны бизәп үсәчәк!
Әлеге ямьле акцияга Милли-мәдәни Үзәкнең “Яшь йөрәкләр” (җитәкчесе Фируза Бадамшина) фольклор төркеме чыкты. Рәүф Төхбәтуллинның гармун көйләренә бар тирә-як кушылып җырлады һәм биеде.
- Көн, заказ белән сорап алгандай, бигрәк матур торды, халык бик күп иде. Без исә, һәрвакыттагыча, гармуннар белән чыктык, халыкның күңелен күреп, җырлап-биеп кайттык. Милли Үзәге исеменнән матур корычагач утырттык. Агачыбыз чыннан да корыч кебек ныклы булып, матур булып үсәр, дип ышанабыз. Әлеге чараны оештыручыларга аерым рәхмәтләрне җиткерәсе килә, барысы да бик ямьле үтте, агач утыртучыларны тәмле ботка, чәй белән сыйлаучыларга да, концерт куючыларга да рәхмәт, - ди Фируза Сабит кызы.
189

Оставить сообщение: