Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 82.13 89.81

Чишмәләр рәхмәтле сезгә!

Чишмәләр рәхмәтле сезгә!

Нефтекама шәһәренең читендә урнашкан “Рәхмән-Рәхим” чишмәсе үзен карап һәм тәрбияләп торучы “Ак калфак энҗеләре” төркеменә бик рәхмәтледер. Моннан берничә ел элек өлкән яшьтәге Светлана Вәлиева шушы чишмәнең мөшкел хәлдә булуын күреп, үзенең фольклор группасына йөрүче өлкәннәр һәм чишмә язмышына битараф булмаган кешеләр белән бергә аны төзекләндереп куйган иде. Менә инде ничә еллар чишмә каралган, янында гөрләп чәчәкләр үсеп утыра. Ә бу изге урынны “шефлыкка” алучылар биредә ел саен матур бәйрәмнәр уздыра.
Светлана Хафиз кызы быел да “Сөмбелә” бәйрәмен нәкъ менә чишмә буенда үткәрергә карар кылды һәм кунакка шәһәрнең Милли мәдәни үзәген, татар автономиясен, татар конгрессын, укукчы балаларны, бакчачыларны, җәмәгать оешмаларын чакырды. Бәйрәм чарасы җырлар, конкурслар, төрле уеннар һәм Көзсылу сайлау белән бай иде. Балалар табышмакларга җавап эзләде, бакчачылар көзге уңышлары белән уртаклашты, гармунчылар көй сузды. Чараны көзнең чәчәкләре һәм алтын яфраклары белән бизәлгән, үзләре дә чәчәк кебек балкыган “Чулпан” фольклор төркеме кызлары, аеруча Көзсылу – Юлия Сагадиева, “Талбишек” төркеменең Көзсылуы Зинида Фәйзуллина, шулай ук “Ак калфак энҗеләре” төркеменең Көзсылуы бизәде. Чара бик ямьле үтте. Җиңүчеләргә һәм юбилярларга Милли Үзәкнең һәм Светлана Хафиз кызы, Мәдинә Акчуринаның бүләкләре тапшырылды.
Шушындый матур, халыкчан чараларны әзерләүче Светлана Хафиз кызы Вәлиевага һәм аның төркеменә, гармунчы Айрат әфәндегә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Афариннар сез – чишмәне карап торган кешегә чишмә суы акканчы рәхмәте явар, диләр. Рәхмән-Рәхим чишмәсенең мең рәхмәтләре яусын сезгә, “Ак калфак энҗеләре” төркеме!
457

Оставить сообщение: