Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 92.92 103.22

Атнабай ае!

Атнабай ае!

Февраль - минем өчен Атнабай ае. Әйдәгез, дусларым, тагы бер тапкыр талантлы шагыйрьнең шигырьләрен искә төшереп үтик?!

ЧАКЫРУ

Иртән Әри иренеп кенә

Ак томаннан ачыла;

Җикән башлы камышлары

Тезелә дә каршыма,

Төн йоклаган төнбoеклар

Ачалар да күзләрен,

Сандугачлар сайрыйлар да

Көйләренең гүзәлен:

— Кояшлар чыккан чакта

Кайт, — диләр, - туган якка!

Көндезләрен басуларда

Игеннәре пешә дә,

Иген диңгезе өстеннән

Жылы җилләр исә дә,

Дулкыннары берсен-берсе

Тырыша да узарга,

Башаклары, шыбырдашып,

Сөйләшә дә үзара:

- Кояш төшлектә чакта

Кайт, - диләр, — туган якка!

Ә кичләрен авыл өстен

Эңгер каплап ала да,

Өй артында карт тирәкләр

Кинәт тынып кала да,

Бер кызыкай бер ялгызы

Карый олы юлларга...

Әллә инде мине көтә?

Әйтергәме ояла:

- Кояш баеган чакта

Кайт, - диеп, - туган якка?!

Әнгам Атнабаев

1063

Оставить сообщение: