Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 92.92 103.22

Атнабай ае!

Атнабай ае!

Югарыда әйтүебезчә, февраль ул - Атнабай ае. Шуңа да сезнең игътибарга бөек шагыйрьнең укып-укып та укып туя алмаган шигырьләрен тәкьдим итәбез. Киттекме?!



Мангаеңа язылганмы

Гомер буе юлдасың:

Бер юлыңда туңасын да,

Бер юлыңда уңасың.

Гомер буе юлдасың.

Юл газабы - гүр газабы,

Теләп алган газабың.

Теләп алган газабыңның

Теләмисең азагын.

Теләп алган газабың.

Бу дөньялар нишләр иде,

Без юлларда булмасак.

Бер юллардан туңып кайтып,

Без юллардан уңмасак!

Без юлларда булмасак!

Нишләр иде бу дөнья?!

Әнгам Атнабаев

1086

Оставить сообщение: