Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 92.92 103.22

Наҗар Нәҗмигә

Наҗар Нәҗмигә

Таңнарда гармун уйнадың,

Тирә-як тынып калды.

Гармун моңына тирбәлеп,

Гөлләрдән чыклар тамды.

Гөлләрдән чыклар тамдылар,

Әйтерсең, күз яшьләре.

Ишетелеп китте сыман

Әнкәңнең эндәшкәне:

— Таңнарда гармун уйнама,

Моңлы булырсың, балам.

Бу дөньяда моңсызлар күп,

Ниләр кылырсың, балам?

Таңнарда гармун уйнадың,

Әнкәңне тыңламадың.

Күрекләрен сузып суздың,

Телләрен моңга манып.

Тирә-якка моң түгелә...

Еласын — елаганнар,

Йоклар йокыларын бүлеп,

Сөйгәнен уйлаганнар.

Сөйгәненнән сөелеп тә

Сөелеп туймаганнар,

Мең газаплы мәхәббәттән

Өметен җуймаганнар...

Еласын — елаганнар!

Гармунчыны тиргәмәгез,

Гармуны елатадыр!

Бәлки, үзенең гомерен

Елатып уйнатадыр?

Гармун телләре исәпсез,

Гомерләр тик бер генә,

Гармун күреге сузыла,

Сузылмый гомер генә.

Монлы гомерләр җитешми,

Моңсызлар күбрәк әле,

Моңсызларны уятырга

Гармуннар кирәк әле!

Гармуннар кирәк әле!

Әнгам Атнабаев

1183

Оставить сообщение: