Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 92.92 103.22

Ят бер авыл аша үтеп барам

Ят бер авыл аша үтеп барам…

Һау-һау килеп, этләр сәламли.

Исем кушылмаган көчекләр дә

Капка артына посып, ләң-ләң ди.

Шундый чакта имəн күсәк алып,

Туктап сугышырга кирәк тә…

Этләр белән эт буласы килми,

Көчекләре белән бигрәк тә.

Акрын гына юлны дәвам итәм,

Юлым дөрес булгач — ис китми,

Ә этләрнең елап өрүләре

Мыек бөртеген дә селкетми.

Әнгам Атнабаев

1133

Оставить сообщение: