Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 83.07 97.45

Р-га

Р-га

Син китәргә тиеш бөтенләйгә –

Вагон тоткасына үрелдең.

Көз җитеп тә әле өлгермәгән,

Язны сагынып та өлгердем.

Бар табигать үксеп елый сыман:

Елый таллар...

Елый болытлар...

Болытлардан кургаш тамчы тама,

Кургаштан да авыр минутлар.

Ара якын:

тик бер генә адым,

Атлыйсы да

Атыласы синең кочакка,

Һәм янасы

бөтен гомер буе

Кочаклашып шушы учакта.

Ара якын,

ләкин кешеләрнең

Язмышлары ята арада.

Язлар белән көз арасы ерак –

Бигрәк ерак безнең аралар.

Еласыннар таллар...

Болытлар...

Һәм елгалар чыксын ярыннан! –

Тимер юлда рельслар да шулай –

Мәңге бергә,

мәңге аерылган.

Әнгам Атнабаев

2377

Оставить сообщение: