Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 92.71 103.47

Кадерле дуслар! Сезне 11 апрель көнне шәһәрдә үткән Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы чикләрендә үткәрелгән "Безгә нибары бер яшь!

Кадерле дуслар! Сезне 11 апрель көнне шәһәрдә үткән Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы чикләрендә үткәрелгән "Безгә нибары бер яшь!" дип аталган концертка чакырабыз.

Кемгә бер яшь икән дисезме? Милли мәдәни Үзәгенең "Чулпан" Татар җыр ансамбле үзенең кечкенә юбилейын билгели.

Әле бик кечкенә булсалар да, үзләрен танытырга өлгергән ансамбльне яраткан җырчыбыз, Башкортстанның атказанган артисты, филармония солисткасы Чулпан Гафурҗанова җитәкли. Моннан тыш Чулпан әле Татар Конгрессының Нефтекама бүлекчәсе җитәкчесе дә!

"Чулпан" ансамбле инде бик күп конкурсларда катнашты, бик күп җиңүләр яулады.

Кыскасы, бар серне дә чишеп бетмибез, бу якты, талантлы төркем белән концерт барышында ныклабрак танышырсыз!

Шулай итеп, 11 апрельдә кичке сәгать 19.00 сезне "Балалар музыка мәктәбе"ндә көтеп калабыз!

597

Оставить сообщение: