Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 92.71 103.47

ИСЕМЕНӘ КҮРӘ - ҖИСЕМЕ!

ИСЕМЕНӘ КҮРӘ - ҖИСЕМЕ!

Шулай дияр идем мин "Чулпан" фольклор җыр ансамбле турында: исемнәре йолдыз атамасыннан булгач, ансамбль үзе дә балкып, тормышыбызны ямьләп, сәхнәләребезне балкытып тора!

Милли мәдәни Үзәк каршында шәһәрнең Татар Конгрессы бүлекчәсе җитәкчесе Чулпан Гафурҗанова җитәкчелегендә оешканнарына әле бер елдан артыграк кына вакыт узды. Шулай булуга карамастан, төркем инде үзен танытып та өлгерде, бик күп бәйгеләрдә җиңде, тамашачы сөюен яулады!

Бүген "Чулпан"ның репертуары бай һәм киң. Шунсы аеруча мактауга лаек: билгеле җырлар белән беррәттән "Чулпан" ансамбле урындагы каләм тибрәтүчеләрнең җырын да сәхнәләргә алып чыга. Яңа җырларга көйне дә бар яклап та талантлы Чулпан Зөлфәкәр кызы үзе яза. Шундый иҗадый тандемда, әйтик, Альбина Рәҗәпова, Гөлнара Гыйлемханова, Нурия Галиева шигырьләренә яңа җырлар барлыкка килде һәм аларны тамашачы җылы кабул итте.

Ә концертка килгәндә, ул тагы бер тапкыр биредә искиткеч талантлы җырчылар, көчле, матур тавыш ияләре тупланганлыгын күрсәтте. Ике сәгатькә якын барган программаны әзерләргә аларның никадәр зур көч, тырышлык салганлыгы күренеп тора.

Моннан тыш, җырчыларның әле башка талантлары да күп, ансамбль әгъзаларының кайсы чәк-чәк пешерү остасы, кемдер ыргак белән сумкалар, рюкзаклар бәйли, калфаклар тегә, бижутерия әйберләре ясый. Ә менә ансамбльнең йөзек кашы - Зинидә Фәйзуллина йоннан төрле киемнәр, сумкалар эшли. Аның йоннан эшләгән киемнәреннән торган дефиле концертка тагы бер ямь өстәде. Балалар иҗат Сарае "Феерия" мода театрына (җитәкчесе Л.Раянова) моның өчен зур рәхмәт!

Ә инде ансамбльне яңа күлмәкләр, камзуллар, калфаклар белән тәэмин итеп торучы Зинидә ханымга янадан-яңа уңышлар телибез!

"Безгә нибары бер яшь!" дип исемләнгән концерт программасы белән үзенең бер яшен билгеләгән ансамбльне шәһәрнең Милли мәдәни Үзәк җитәкчесе Гөлнара Гыйлемханова тәбрик итте һәм Башкортстандагы Татар Конгрессы Башкарма комитетының һәм Милли мәдәни Үзәкнең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды, ансамбль кызларына һәм аның җитәкчесе Чулпан Гафурҗановага яңадан-яңа уңышлар теләде.

Чарага шулай ук Энергетик бистәсенең " Мон чишмәсе" ( җитәкчесе Ч.Гафурҗанова), татар үзәгенең "Яшь йөрәкләр" ( Ф.Бадамшина) фольклор ансамбле, Балалар иҗат Сарае солисты Әмир Яримов ( Л.Әхмәтҗанов), биюче Диләфрүз ямь өстәде.

Аеруча Нефтекама дәүләт филармониясе солисты Нәфис Нигамаевка, артист, виртуоз балалайкачы Ильяс Гәрәевка, биюче Гүзәл Нәҗметдиновага, зал белән тәэмин итүче "Балалар музыка мәктәбе" җитәкчесе Эльвира Махатаева һәм аның коллективына зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә.

Ә инде " Чулпан" ансамбленә һәм аның җитәкчесе - Башкортстаннын атказанган артисты Чулпан Гафурҗановага яңадан яңа уңышлар, җиңүләр телибез! Сез - афариннар!?Без булдырабыз!

Гөлнара Гыйлемханова.

626

Оставить сообщение: