Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 92.71 103.47

Милләт туган телдән башлана!

Милләт туган телдән башлана!

Шәһәрдә татар теле һәм мәдәнияте айлыгын ябылуга багышланган чара искиткеч ямьле, җылы үтте. Чагу концерт номерлары, балкып торган йөзләр, күз явын алып торган милли киемнәр, искиткеч талантлы балалар һәм өлкәннәр! Иң нәни катнашчыбызга нибары 6 яшь, иң өлкәненә 84 яшь иде!

Милли мәдәни Үзәк әзерләгән бу чарада йөзгә якын кеше катнашты. Аларның барсын да туган телгә булган сөю берләштерә.

Тамашачыларны һәм артистларны шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары Илфат Минәҗев тәбрикләде, ул туган телләрнең, милли мәдәниятне саклауның мөһимлеге ассызыклап.

Чарабызда шулай ук Башкортстан Татар Конгрессы җитәкчесе урынбасары Зәлия Ахунова катнашты, ул безнең активистларны Конгрессның Мактау кәгазе белән бүләкләде, туган телләрнең сакларга һәм яшь буынга тапшырырга чакырды. Шулай ук кичәдә Татар Автономиясенең, шәһәр хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды, аны татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә күп көч салучылар алды. Шулай ук Дәүләт Думасы - Корылтайның Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр дә булды. Барсын да чын күңелдән лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!

Чара филармония залында үтте, аның фойесында кул эшләреннән бик матур күргәзмә оештырылды, теләгәннәр үргән кәрзиннәр, бизәнү әйберләре, милли костюм элементларын сатып алды. Бәйрәмебезне ямьләгән осталарга да зур рәхмәт!

Шулай ук "Белем" мәктәбенең мәктәп телевидениесы эшләде, алар артистлардан, тамашачылардан, оештыручылардан интервью алды.

Татар айлыгының ябылу тантанасы шулай матур, ямьле үтте. Кичәне Башкортстан Республикасының атказанган артисты Чулпан Гафурҗанова алып барды. Милләт хакына көч салучы барлык дусларыбызга да зур рәхмәтләремне җиткерәм.

Реналь Мутугуллин, Ләйсән Шәйхетдинова, Хадит Хадитов, Әмир Яримов, Дамир Арсланов, Илнур Шакиров, Гөлнара Яхина, Айсылу Дускаева, Айдар Ахияров, Даяна Акмалтдинова, "Грация", "Чулпан", "Узоры", "Ихлас", "Ләйсән", "Талбишек", "Туганнар", "Белем йолдызлары", "Белем егетләре" ансамбльләре - сез супер!?Рәхмәт!

Шулай ук чарабызны ямьләгән профессионалларга — филармония артистлары Рифкать Габдульянов, Нәфис Нигамаев, Ильнур Муфтахов, Ильяс Гәрәев, Чулпан Гафурҗанова, Гүзәл Назметдиновага зур рәхмәт!

Бергә булыйк, бердәм булыйк, дуслар!

Гөлнара Гыйлемханова, Милли мәдәниятләр Үзәге җитәкчесе

597

Оставить сообщение: