Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 92.71 103.47

Нәнәйләр һәм нәниләр

Нәнәйләр һәм нәниләр

Милли үзәкнең "Ак калфак энжелэре" (җитәкчесе Светлана Вәлиева) фольклор төркеме 22че балалар бакчасында

«Тукай һәм сабыйлар» исемле бәйрәм уткәрде.

Чарада Габдулла Тукай шигырьләре, җырлары яңграды. Шул ук вакытта нәнәйләр балаларга төрле кул эшләрен дә күрсәтте, бергәләп уеннар уйнап алырга да җитеште.

Нәниләр нәнәйләрне шул тиклем яратты, хәтта җибәрәселәре килмәде. Өлкән буын вәкилләре малай һәм кызларга бүләккә чиккән яулыклар калдырды. Мондый чаралар бик кирәк, өлкән яшьтә булуларына карамастан, вакыт табып, нәниләр белән төрле чаралар үткәргән ак калфаклы нәнәйләргә зур рәхмәт!

Гөлнара Гыйлемханова, милли мәдәни Үзәк җитәкчесе.

778

Оставить сообщение: