Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 93.22 104.17

Тукайга мәдхия!

Тукайга мәдхия!

Ташкиново китапханәсендә "Тукай жырларында - халык моңнары" дип исемләнгән чара үтте.

Аны "Ак калфак энжелэре" фольклор төркеме китапханә хезмәткәрләре белән берлектә үткәрде.

Олугъ Тукаебызның туган көне алдыннан үткәрелгән әлеге чарада җырлар яңграды, шигырьләр, мөнәҗәтләр укылды. Шагыйрә Дилара Рәхимова чарада үз шигырьләрен укып ишеттерде, аларның аеруча Тугайга багышлап язылганнары күңелләргә үтеп керде. Гармунчы Нәфисә Хөсәенова гармунына аккалфакчылар гына түгел, китапханә мөдире Зилэ Хабибҗан кызы да кушылды.

Чара тамашачылар күңелендә дә, оештыручылар күңелендә дә җылы тәэссоратлар калдырды.

Олы яшьтәге активистларга шушындый ямьле чаралар үткәрүләре өчен зур рәхмәт!

885

Оставить сообщение: