Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 93.22 104.17

Знать. Любить. Сохранить. Передать!

Знать. Любить. Сохранить. Передать!

Завершился городской конкурс «Татар кызы», «Татар малае», участниками которого стали воспитанники дошкольных образовательных организаций и обучающиеся 1-4 классов. Конкурс состоял из двух туров: отборочного и заключительного. На первом туре были представлены презентационные ролики на родном татарском языке. Всего мы получили 43 работ, наряду с школами очень активно участвовали дошколята, что, конечно же, радует. Дети сызмала приобщаются к языку и культуре татарского народа.

На второй тур вышли 12 финалистов, они представили художественные номера на родном языке. Это было само умиление, когда трех-четырехлетние малыши рассказывали Тукая или пели на татарском. А как они держались на сцене?! Так важно, так серьезно, как будто именитые артисты! Зрители не жалели рук, зал рукоплескал юным артистам.

Все номера были яркими, жюри радовало то, что дети стараются знать, изучить родной язык. Огромное спасибо хочется выразить родителям, которые приняли активное участие в подготовке детей к конкурсу.

А также наше огромное спасибо сплоченному, удивительному коллективу детского сада 32, который помог нам с подготовкой мероприятия, вокальному коллективу "Умырзая" (руководитель А.Африданова) ДШИ, который украсил мероприятие своими выступлениями. Прекрасно понимаем, что за каждым выступлением стоит огромный труд учителей татарского языка и литературы, воспитателей садов, огромная благодарность Вам за ваш труд! Спасибо методисту Управления образования Рушане Имамовой и руководителю ГМО учителей татарского языка и литературы Эльмире Зарафутдиновой. Ну и, конечно же, большое спасибо организатору конкурса - Гульнаре Гилимхановой, которая искренне болеет за сохранение родных языков и традиций народов.

Гран-при среди дошкольников получили воспитанники 41 и 43 детских садов Суфиянова Самина и Нуршов Амир, среди обучающихся начальных классов - школы 6 и 10: Хабибова Ясмина и Нафиков Мансур. Победителям, кроме подарков, были вручены, символ татарского народа: тюбетейка для мальчиков и калфак для девочек, которые специально из войлока изготовила и вышила в татарском стиле мастер Зинида Файзуллина. Остальные участники признаны победителями, призерами и номинантами. Каждый участник получил Диплом и призы от Центра национальных культур и, надеемся, стимул и желание участвовать в таких конкурсах и дальше.

Мероприятие, организатором которого выступили редакция республиканской общественно-политической и культурной газеты "Кызыл тан", Национально-культурная автономия татар РБ, Центр национальных культур города, управление образования, проведено в рамках Дней татарской культуры, очень надеемся, что он станет в нашем городе традиционным.

культур

Ах, татар кызы!

Вәт, татар малае!

"Кызыл таң" республика гәзите, Нефтекама шәһәре Милли мәдәни Үзәге, Башкортстан Республикасы татарларының Милли - мәдәни автономиясе, шәһәр мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган "Татар кызы", "Татар малае- 2024" бәйгесе шәһәрдә быел беренче тапкыр үткәрелде. Максаты изге иде - сабыйларыбызда кечкенәдән туган телебезгә карата сөю тәрбияләү. Бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән барлыгы 43 эш кабул итеп алынды, җибәргән видеоязмаларда һәр катнашучы үзе белән таныштырган иде.

Балаларның татарча сөйләшүен, артистизмын, видеоязманың сыйфатын искә алып, җыелган баллар нәтиҗәләре буенча, икенче турга 12 бала сайланып алынды.

Аларның алтысы "Татар малае-2024" титулы өчен, алтысы "Татар кызы-2024" исемен яулар өчен көч сынашты.

Конкурсантлар икенче турда үзләренең осталыгын күрсәтте, кемдер татарча җырлады, кемдер биеде, шигырь сөйләде. Аларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде.

Ачык, чагу, матур чыгышлардан торган чара мәктәпкәчә тиклем балалар арасында Самина Суфиянова һәм Әмир Нуршовның җиңүе белән тәмамлады. Нәкь алар "Татар кызы-2024" һәм "Татар малае-2024" исеменә лаек булды! Ә инде мәктәп укучылары арасында бу исемне Ясминә Хәбибова һәм Мансур Нафиков яулады! Алар барсы да искиткеч сәләтле, тырыш, уңган, булдыклы балалар. Сәминә, кечкенә булуына карамастан, өздереп җырлый, Ясминә - оста биюче. Мансур - күпкырлы талант иясе: үзе бии, үзе җырлый, үзе спортчы. Ә инде кечкенә Әмиребез сәхнәгә бию белән чыкты, киләчәктә дә биюче булырдыр. Җиңүчеләр һәм конкурсантлар барсы да Дипломга һәм Милли мәдәни Үзәкнең бүлегенә лаек булды. Ә гран-при ияләренә татар халкының символы булган чиккән калфак һәм чиккән түбәтәй тапшырылды. Аларны конкурс өчен шәһәребезнең остасы, татар Үзәге активисты Зинидә Фәйзуллина махсус әзерләде.

Менә шулай җылы тәмамланды безнең беренче бәйге. Аны әзерләүдә күп көч салган ата- аналарга, тәрбиячеләргә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, мәгариф бүлеге методисты Рушана Имамовага, татар теле укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Эльмира Зарафутдиновага, 32- че санлы балалар бакчасына, Сәнгать мәктәбенең "Умырзая" вокал төркеменә (җитәкчесе А.Африданова) һәм, әлбәттә инде, чараны оештыручы Гөлнара Гыйлемхановага зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Милләт хакына башкарган зур эшләрегез өчен рәхмәт!

841

Оставить сообщение: