Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 77.89 91.12

Батырлык турында баллада

Батырлык турында баллада

Якташыбыз Фәнис Хөсәенов турында истәлек язган

Батырлык онытылмый. Батырлар онытылмый. Алар турында буыннан-буынга җиткерүче, хәбәр итүче, онытмаска ярдәм итүче кешеләр - язучылар, кинематографлар, рәссамнар, скульпторлар бар. Алар батырларны әдәби әсәрләрдә, сыннарда, картиналарда мәңгеләштерә.

Шундый кешеләрнең берсе - Гәфкать Тимергалин. Ул бөтен Башкортстанда гына түгел, бөтен илебездә билгеле булган СВО батыры Фәнис Хөсәенов турында поэма язган иде. Теләге гади авыл малае Фәниснең батырлыгын башкаларга да сөйләү, өйдә торып калырга мөмкинлеге булып та, Туган ил өчен җанын фида кылган батыр турында бәян итү. Ул шушы теләге белән Нефтекама шәһәренең Миили-мәдәни Үзәге җитәкчесе Гөлнара Гыйлемхановага, "Инеш" иҗат берләшмәсенә мөрәҗәгать итте. Башкортстан Язучылар союзының татар әдипләре срекциясе җитәкчесе Руслан Сөләйманов, әгъзасы Мөнир Вафин, әлеге эшкә җитди кушылган Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Рөстәм Әхмәдинуров, Башкортстан татарлары Конгрессы җитәкчесе, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Захир Хакимов, Нефтекама шәһәр Советы депутаты Рөстәм Хөсәенов күрсәткән финанс ярдәм белән китап, ниһаять, дөнья күрде. Мең данә тираж белән чыккан илле тугыз биттән торган бу "кесә" китабын батырның туган ягы - Тәтешле районы үзләренең якташларына җибәрер өчен алды, шулай ук Нефтекамадан иганәче Альберт Харипов аны хәрби операциядә катнашкан солдатларга тарату өчен финанс ярдәм күрсәтте.

Китапчыкта Фәниснең әнисе Фәридә Хөсәенованың да солдатларга мөрәҗәгате бар. "Мин һәрбер солдатта үземнең улымны күрәм, аларның исән-имен кайтуларын телим. Фәнис әле дә блиндажларда алар арасында кебек, чөнки Туган иле өчен гомерләрен биргән кешеләр алар үлми" - дип яза ул. Фәридә ханым әлеге китапны чыгаруда ярдәм күрсәткән һәр кешегә, аеруча поэманың авторы Гәфкать Тимергалинга рәхмәт укый.

Фәнис Хөсәенов турында бик күпләребез белә. Ә менә аның батырлыгын яктырткан Гәфкать Тимергалин үзе кем соң ул? Поэманы укырга тотынганчы, автор - Нефтекама "Инеш" әдәби берләшмәсе әгъзасы белән дә таныштырып үтик.

Якты күңелле, җор сүзле Гәфкать абый Аскын районы Вашьязы авылында туып үскән. Шунда башлангыч белем алып, Базанчатта, Иске Казанчыда укып, 8 сыйныфны тәмамлаган. Әле 16 яше дә тулмыйча, 15 яшьлек үсмер булып авылдан чыгып киткән һәм гомер буе читтә эшләгән, укыган. Кар көрәүче булып эшкә кергән 15 яшьлек малай вакыт җиткәч, Томск өлкәсендә армия хезмәте үтеп, Таджикстан якларында якларныңа булган, Ташкентта каты җир тетрәүдән соң, шәһәрне төзекләндерүдә катнашкан. Үзбәкстанда калып, кичке мәктәптә белем алган, милиция мәктәбен тәмалап, 13 ел ОБХСС өлкәсендә эшләп, югары дәрәҗәләр яулаган. Илебез таркалып, болгавыр заманнар киткәч, Ташкенттан кайтып, Нижневартовский шәһәрендә таможня, салым инспекциясе өлкәсенә эшкә урнаша.

2000 елдан алып Гәфкать абый тормыш иптәше Зәвия апа белән Нефтекама шәһәрендә төпләнә. Уллары инде үз гаиләләре белән яши, икесе дә хәрбиләр.

Гәфкать абый элек-электән шигырь язу белән мавыга. "Читтә яшәгән чакта дусларга хатларны шигырь юллары белән яза идем" - ди ул.

Гәфкать Тимергалин хәрби операциядә катнашкан Фәнис Хөсәеновның батырлыгы белән тәэссорлана һәм аңа багышлап поэма яза. Аның иҗат җимешен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА, Нефтекама милли мәдәни Үзәге җитәкчесе, "Кызыл таң" гәзите хәбәрчесе.

1630

Оставить сообщение: